Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан кошчылык фабрикасы йомырка җитештерү буенча Россиядә 11 урынны били

Өч елда кошчылык фабрикасын уңышлы проектка әйләндерү өчен 500 млн сум чамасы акча сарыф ителгән Татарстан ММЧ журналистлары "Татарстанныкын сатып ал" акциясе кысаларында матбугат турында "Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ тә булдылар. "Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ нең Лаеш филиалы директоры Ришат Хисмәтуллин сөйләвенчә, "Татарская" кошчылык фабрикасы 1981 елда файдалануга...

Өч елда кошчылык фабрикасын уңышлы проектка әйләндерү өчен 500 млн сум чамасы акча сарыф ителгән

Татарстан ММЧ журналистлары "Татарстанныкын сатып ал" акциясе кысаларында матбугат турында "Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ тә булдылар.
"Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ нең Лаеш филиалы директоры Ришат Хисмәтуллин сөйләвенчә, "Татарская" кошчылык фабрикасы 1981 елда файдалануга тапшырылган. Фабрика Гәбиш бистәсе белән бергә төзелгән, анда яшәүчеләр предприятиедә эшләгән. Фабриканың авыр вакытлары булды һәм ул банкротлыкка төште. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән 2012 елда кошчылык фабрикасы "Ак Барс" холдинг компаниясенә тапшырылды.
Өч елда кошчылык фабрикасын уңышлы проектка әйләндерү өчен 500 млн сум чамасы акча киткән. Кошчылык фабрикасы бөтен республиканы югары сыйфатлы йомырка белән тәэмин итә, шулай ук товарны күрше төбәкләргә дә сата. Татарстан кошчылык фабрикасы йомырка җитештерү буенча Россиядә 11 урынны били. Бер көндә 1 млн 800 мең йомырка җитештерелә, елга - 570 миллион.
ММЧ вәкилләре беренче итеп яшь тавыклар цехында булды. Англиядән, Германиядән тавыклар итеп үстерү өчен бер тәүлеклек чебиләр сатып алына, дип сөйләде Ришат Хисмәтуллин. Бу бик кыйммәтле генетик материал, аның өстендә Америка һәм Франция селекционерлары эшли. Алар билгеле зурлыкта, ныклы иммун системалы, югары продуктлы тавык үстерү мөмкинлеге бирүче геннар эшлиләр.
Россиядә генетик үзәк булдыру буенча программа эшләнелә. Мондый үзәк Тулада да барлыкка килер дип көтелә.
Кошчылык блокларында тавыклар 150 көн үстерелә, инкубатордардагы йомыркалардан чебиләр чыга. Анда температура, яктырту, микроклимат компьютер белән идарә ителә. Кошларны ашату-эчертү автоматлаштырылган режимда башкарыла.
Бу кошчылык фабрикасында терлек ите-сөяге һәм балык оныннан баш тартканнар. "Ак Барс" холдинг компаниясе 360 гектар мәйданда бодай, борчак, арпа үстерә. Шулай ук азык күрше төбәкләрдә үстерелә торган кукуруз белән туландырыла. 2013 елда кошчылык фабрикасы хәләл продукция сертификаты алды.
Аннары журналистлар товар йомыркасы җитештерелә торган сәнәгать цехында, шулай ук йомыркалар складында да булдылар.
Шулай ук журналистлар күптән түгел төзелгән 4,5 мең кв метр мәйданлы үзәк сортларга аеру комплексын күрсәттеләр.
Кошчылык фабрикасы барлык кондитерлык һәм икмәк-күмәч предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә, алар диетик йомырка сатып ала. Беренче җиде көнлек йомырка диетик дип санала.
Кошчылык фабрикасы үсеш өчен акча җыя алмый, моның өчен инвестицияләр кирәк, дип билгеләп үтте Ришат Хисмәтуллин. Фабрика мондый режимда тагын 5 ел эшли ала, әмма ул башкалардан артта калачак, чөнки яңа җиһазлар пәйда була, технологияләр үзгәрә, кешеләрне автоматлар алыштыра, диде ул. Кошчылык фабрикасыннан артта калу хәзердән үк сизелә. Директор, фабриканың үсеше өчен акча белән тәэмин итү программасы кабул ителәчәгенә өметләнә.

Лаеш районы, 25 март, «Татар-информ», Алсу Гатауллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев