Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мөфтие: Галимнәр юлында булырга, файдалы белемнәр алырга насыйп булсын

Иман мәсьәләләрендә төрле ялгыш карашларга кереп китмәс өчен, гыйлеме булган остазларга, имамнарга мөрәҗәгать итеп, кызыксындырган сорауларга җаваплар табарга мөмкин, дип билгеләп үтә Камил хәзрәт.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга көне уңаеннан республика мөселманнарына үз нәсихәтләрен җиткерә.

«Хөрмәтле җәмәгать! Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем!

Ислам динендә гыйлем алуга игътибар зур, бигрәк тә остаз каршында алган гыйлем кыйммәтле. Электән пәйгамбәребез ишеткән хәдисне тапшырганда да кемнән ишеткәнеңне, гыйлем биргәндә дә кемнән алганыңны әйтү кирәк булган. Бу «иҗазә» (рөхсәт, диплом) яки «иснәд» (хәдис гыйлемендәге шәҗәрә, чылбыр, хәдис сөйләүчеләрнең бер-бер артлы килүләре), ягъни гыйлем чылбыры дип атала, шундый белем генә ышанычлы була.

Иман мәсьәләләрендә төрле ялгыш карашларга кереп китмәс өчен, гыйлеме булган остазларга, имамнарга мөрәҗәгать итеп, кызыксындырган сорауларга җаваплар табарга мөмкин.

Бүгенге көндә гыйлем алу ысуллары да төрле, китаплар, журналлар, интернет чыганаклар да бик күп. Ләкин мәчеткә яки мәдрәсәгә барып, остаз каршында алган белем хәерле. Аллаһы Тәгалә төрле адашулардан сакласын, галимнәр юлында булырга, файдалы белемнәр алырга насыйп итсен!

Хәерле Җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин», диелгән Татарстан мөфтиенең җомга көне уңаеннан юлланган мөрәҗәгатендә. 

Фото: dumrt.ru

Чыганак: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев