4 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Татарстан буенча балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче "Куркынычсызлык лабораториясе" узачак
Йөк фургоны нигезендәге комплексны Түбән Кама районында балалар өчен өстәмә белем бирү үзәгенә тапшырдылар.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! По информации ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан»: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 00 час. до 09 час. 5 сентября 2020 г. Ночью и утром 5 сентября 2020 г. на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
-
Татарстан блогерлары сентябрь сайлауларында мобиль күзәтүчеләр булачак
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Татарстаннан блогерлар белән очрашты һәм аларның барлык сорауларына җавап бирде.
-
Байлар Сабасында һәйкәлләр төзекләндерелә
Һәйкәлләр – аерым тарихи һәм мәдәни әһәмияткә ия объектлар. Аларны киләчәк буыннар өчен саклап калу – безнең төп бурычыбыз. Саба шәһәр җирлеге территориясендә бүгенге көндә 5 шундый объект бар. Алар һәрдаим яңартылып һәм төзекләндерелеп торыла. Бу көннәрдә исә шәхси эшмәкәр И.Ф.Нәбиуллин тарафыннан әфганчылар истәлегенә куелган һәйкәл һәм бөек юлбашчыбыз В.И.Ленин исемен йөртүче һәйкәлне төзекләндерү эше башланды.
-
Министр Равил Кузюров Саба урманчылыгы һәм Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда ул Министрлык карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге белән танышты.
-
Югары Утар балалар йорты-интернатында тәрбияләнүчеләрнең яңа Курсабаш мәктәбендә “Белем көнен” каршы алу
1 сентябрь - Белем көне! Китап, чәчәкләр, дуслар, елмаюлар бәйрәме! Яңа уку елына старт бирү өчен яңа мәктәп ишекләре ачылды. Быел укучыларын Курсабаш мәктәбе яңа төзекләндерелгән бинасында каршы алды.
-
Татарстанда кырау төшү сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде
Һава температурасы -2 градуска кадәр төшәчәк.
-
“Төркиядә татарларны яраталар”
ди, киләчәген туризм белән бәйләгән якташыбыз Диана Садыйкова.
-
Бүген Сабаның "Балачак" балалар бакчасына 5 яшь тулды
Фоторепортаж.
-
Татарстан мөфтие: Галимнәр юлында булырга, файдалы белемнәр алырга насыйп булсын
Иман мәсьәләләрендә төрле ялгыш карашларга кереп китмәс өчен, гыйлеме булган остазларга, имамнарга мөрәҗәгать итеп, кызыксындырган сорауларга җаваплар табарга мөмкин, дип билгеләп үтә Камил хәзрәт.
-
Сакланганны саклармын дигән
Кичә Россия халкы Бесланга террорчылык һөҗүме корбаннарын искә алды. Төньяк Осетиядәге 1-3 сентябрьдә булган тетрәндергеч фаҗигадән соң узган 16 ел эчендә беркем дә әлеге шәһәр исемен онытырга өлгермәгәндер. Бесландагы мәктәпне шартлатып, меңнән артык гаиләгә кайгы китергән, 300 дән артык кешене һәлак иткән террорчыларга нәфрәт уты әле сүнмәгән.
-
Төгәл фәннәр буенча БДИ тапшыру компьютерларга күчәргә мөмкин
Гуманитар фәннәр буенча имтихан тапшыруны компьютерларга күчерергә мөмкин булмаячак: ясалма интеллект кеше хисен тоймый.
-
Казанда "Волга" эксперт клубы утырышы узачак
4 сентябрьдә Казанда белгечләр киләчәк таләпләре турында фикер алышачак.
-
Район үзәге пляжлы булачакмы?
Район үзәге эченнән агучы Сабинка елгасының яр буйларын төзекләндерү Су саклау зоналары елында (2016) башланып киткән иде. Колачлы проектны тикшерүдә һәм камилләштерүдә сабалылар үзләре дә катнашты. Тәкъдимнәр шактый булды: әйтик, су коену, катамараннарда йөзү мөмкинлеге булдыру һәм башкалар. Проектны тормышка ашыру буенча әлегә кадәр башкарылганнарда Сабинкада андый уңайлыклар күренми дип әйтергә ашыкмагыз.