Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Якташлар

“Төркиядә татарларны яраталар”

ди, киләчәген туризм белән бәйләгән якташыбыз Диана Садыйкова.

undefined

Чит илгә беренче тапкыр сәфәр чыккан кеше өчен юлдагы кечкенә генә вакыйга да зур маҗара булып тоела. Узган ел Төркиягә очканда үзем белән дә шундыйрак хәл булды. Казан аэропортында очкычка утыргач, ул, ни сәбәпледер, җирдән кузгалып китә алмады, очу полосасында хәйран әйләнеп йөри торгач, безне кире төшерделәр. Аэропортта 7-8 сәгать көтеп утырырга туры килде. Яңадан очкычка утырып Анталия аэропортына килеп төшкәндә, безне көтеп торучы автобустан җилләр искән иде инде. Менә кая кирәк икән ул чит телләрне яхшы белү. Ишарәләр белән генә аңлатып, кирәк җирне эзләп табу өчен җиде пот тоз ашарга туры килде. Ә бит шул тирәдә генә якташым йөргән булып чыкты. Кирәкле урынга җитәкләп алып барып куйган булыр иде дим хәзер. Менә шулай Төркиядә эшләүче райондашым Диана белән аралаша башлагач, ул вакытта безнең бер җирләрне айкап йөргәнебез ачыкланды.

undefined

Диана Садыйкова - Шәмәр­дән кызы. Урта белем алган­нан соң, ул Казан иннова­цион институтының туризм факультетына укырга кергән. Бүгенге көндә Кемер шәһәрендәге туристлык агентлыгында эшли, бер уңайдан укуы буенча ту­ризм тармагын өйрәнә, чит телләрне үзләштерә. Үзе әйтүенчә, барысы да кеч­кенә чактагы хыялларыннан башланган. Әти әнисе белән беренче тапкыр Туниска баргач, киләчәген чит илләрне өйрәнүгә, сәяхәт итүгә багышлау теләге уяна кызның. Институтта белем алганда Төркиянең туристлык агентлыгы вәкилләре оч­рашуга киләләр һәм шунда барып эшләү мөмкинлеге барлыгын әйтәләр. Диана сайлап алу турын уңышлы үтә һәм менә 3 ел инде биредә хезмәт чыныгуы уза. Яшәү тулысынча компания хисабына. ”Мин Россиядән килүчеләрне Анталия аэропортында каршы алам, аларны отельләргә озатам һәм шәһәр буйлап экскурсияләргә алып чыгам. Кемер -Анталия яр буендагы искиткеч гүзәл шәһәр. Ул яшел наратлар үсеп утыручы таулар белән уратып алынган. Тирә-юньдә кошлар сайрый, әфлисун, лимон куаклары чәчәк ата һәм җимеш бирә. Монда коену сезоны май аенда башлана һәм ноябрьгә кадәр диярлек дәвам итә.Кемерда Татарстаннан килүче студентлар бик күп. Биредә төпләнеп яшәүче татарларны да еш очратам. Хәзер инде төрек телендә дә җиңел аралашам. Җирле халык тарафыннан безнең татарларга монда бик яхшы мөнәсәбәт дип әйтер идем. Кибетләргә чыга калсаң, берәр татарны очратмый калмыйсың. Татар сөйләмен ишеткәч, йөрәкләргә бәлзәм булып ята инде, рәхәт булып китә. Татар туристлары да бик ачык күңелле, бик ара­лашучан, кызыксынучан булулары белән аерылып торалар. Эшем бик җаваплы һәм тынгысыз дияр идем.Чөнки туристлар төнлә дә килеп төшәләр, аларны каршы алырга, отельләргә озатырга кирәк. Шулай да мондагы мохит бар арыганнарны оныттыра. Буш вакытта диңгезгә барабыз, җирле халыкның мәдәниятен, яшәү рәвешен өйрәнәбез. Барыбер дә туган якны, гаиләмне сагынып яшим. Әтием Раил белән әнием Илнараның биредә булганнары бар, менә тиздән Шәмәрдәндә яшәүче Минненур һәм Маргарита әбиләремне кунакка көтәм.Инде күңелле очрашулар булсын иде. Газета аша райондашларыма күп сәламнәр җиткереп калам! Сәяхәт итегез, илләр-җирләр гизегез, тормышны яратыгыз!”,- дип хисләрен җиткерде Диана. Ә без, үз чиратыбызда, якташыбызга уңышлар телибез һәм киләчәктә дә үзе белән элемтәдә торырбыз дигән ышанычта калабыз.

  • Төрле исәпләүләр буенча Төркиядә 10 меңгә якын татар кешесе яши

 

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев