Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сакланганны саклармын дигән

Кичә Россия халкы Бесланга террорчылык һөҗүме корбаннарын искә алды. Төньяк Осетиядәге 1-3 сентябрьдә булган тетрәндергеч фаҗи­гадән соң узган 16 ел эчендә беркем дә әлеге шәһәр исемен онытырга өлгермәгәндер. Бесланда­гы мәктәпне шартлатып, мең­нән артык гаиләгә кайгы китергән, 300 дән артык кешене һәлак иткән террорчыларга нәфрәт уты әле сүнмәгән.

Коточкыч рәхимсезлек акты безне берләштерә, уяу һәм бердәм булырга чакыра. Террорчылар бик астыртын эш итәләр, мәкерле гамәлләре өчен кеше күп җыелган, тиешле саклык чаралары күрелмәгән урыннарны сайлыйлар. Ә ул урын теләсә кайсы мәктәп, учреждение булырга мөмкин. Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне әлеге куркыныч күренешкә каршы берләшүне күздә тота. Бесландагы террорлык актына бәйле рәвештә сентябрь «Экстремизмга - юк!» айлыгы буларак уза. Мәгариф идарәсе боерыгы белән расланган чаралар планы нигезендә мәктәпләрдә Беслан шәһәрендә террорлык акты корбаннары истәлегенә һәм «терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә» багышланган сыйныф сәгатьләре һәм дәресләр, «Капля жизни» Бөтенроссия акциясен үткәрү күздә тотыла. Әлеге акция Беслан укучыларының бер тамчы сусыз 3 көн тоткынлыкта тотылуларын искә алып, һәйкәл-монументлардагы чәчәкләргә уч белән су сибүне оештыруны да үз эченә алган. Социаль челтәрләрдәге экстремист­лык характерындагы материалларны ачык­лау буенча мониторинг үткәрү дә мөһим. Бигрәк тә яшьләрнең күп вакытларын интернетта үткә­рүләрен исәпкә алсаң. Бы­ел сентябрь аенда өч көн үтәчәк Татарстан Республикасы Президентын сайлау­лар да хәвефсез булсын өчен җитди саклану чаралары күрүне сорый. “Сайлаучыларның иминлеге ныклы игътибарда булачак. Райондагы 40 участокта да полиция хезмәткәрләре кизү торачак. Алар барысы да металл эзләгечләр белән тәэмин ителә. Казаннан да ярдәмгә 10 полиция хезмәткәренең килүе көтелә. Участокларның техник яктан ныгытылганлыгы сайлауга кадәр террорга каршы тору комиссия әгъзалары тарафыннан тикшереләчәк. Шулай ук участокларда кинолог эшләячәк”,– дип аңлатты район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Сәйдәш Латыйпов.

Айлык терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау, социаль, этник һәм конфессиональ нигездә килеп чыга торган низагларга чик кую, шулай ук террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатында 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев