Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район үзәге пляжлы булачакмы?

Район үзәге эченнән агучы Сабинка елгасының яр буй­­ларын төзекләндерү Су саклау зоналары елын­­да (2016) башланып киткән иде. Колачлы про­ектны тик­шерүдә һәм ка­мил­ләш­терүдә сабалылар үзләре дә катнашты. Тәкъ­димнәр шактый булды: әйтик, су коену, катамараннарда йө­зү мөмкинлеге булдыру­ һәм башкалар. Проект­ны тор­мышка ашыру буенча әлегә кадәр башкарылганнарда Сабинкада андый уңайлыклар күренми дип әйтергә ашыкмагыз.

Чөнки яр буен төзекләндерүнең тукталганы да юк, эшләр дә­вам итә. Күпләрнең пло­ти­наның аскы ягында экскаваторлар нишли, анда нәрсә төзергә җыеналар дип кызыксынуларын күздә тотып, төзүчеләрдән шул сорауларга җавап алырга булдык. Районда җир актаруга кагылышлы эшләрне гадәттә ме­­лиораторлар башкара. Җа­­ваплылыгы чикләнгән “Са­ба ПМК-Мелиорация” җәм­­­­гыятенең баш инжене­ры Фаяз Кәбиров белән сөй­­лә­шәбез. Татарстан Рес­­пуб­ли­касы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы аша гамәлгә ашыру мелиораторларга йөкләнгән проектның исеме: “Сабинка елгасын чистарту һәм төзекләндерү”. “Главинвестстрой” заказын үтәп, барысы 47 миллион сумлык төзү-монтаж эшләре башкарылачак. Нә­тиҗәдә тирәнлеге 2 метрлы, якынча 120 мең кубометр су сыешлы плотина барлыкка киләчәк. “Мо­ның өчен башта суның төбен тигезләү максатында 20 мең кубометр балчык чыгарасы була. Плотинаның монолит тимер-бетон алдын күтәрүгә 960 кубометр бетон, 20 тонна армату­ра китәчәк. Плотинаның сул як яры буйлап 4 метр киң­лек­тәге җәяүлеләр юлы эш­ләнәчәк. Аның өстенә вак таш һәм тыгызламыйча гы­на асфальт җәеләчәк. Ике урында 50-15 метрлы ял итү мәйданчыгы эшләү каралган. Пляж зонасының (комлык) озынлыгы –70, киңлеге 20 метр булачак. Плотина алдындагы чишмәне су ас­тын­да калдыру турында сүз­ бармый, Киресенчә, ул тө­­зекләндереләчәк”,– дип аңлатты Фаяз Кәбиров.

undefined

Димәк, күпләрнең Сабаны пляжлы итү турында хыялы тормышка аша болай булгач. Кем белә, бәлки кемдер әле киләчәктә катамараннар станциясе дә ачып куяр. Моның өчен Казанга барып йөрүчеләр дә бар бит. Әлегә объектта кызу эш бара. Рамил Мансуров экскаватор белән плотина алдыннан алган балчыкны Фаяз Солтанов “КамАЗ”ында читкә ташып тора. Илфат Мәннанов җәяүле юлы өчен яр ишеп, терраса ясый. Эретеп ябыштыручылар Йосыф Гатиятов, Фаил Хәеров, Салават Гарифуллин (фотода) суны ашыгыч очрак­лар­да агызу өчен торба ялгыйлар. Бульдозерчы Кафил Ибраһимовтан башка да объектта эш бармый. Плотинага 180 кубометр бетон салынган инде. “Барысы да проекттагыча булырга тиеш. Эш барышына прораб Мәннан Габдерахманов контрольлек итә. Бары­сы да үз алдына объект сабалыларга озак ел­лар хезмәт итсен дигән максат куйган”,– ди баш инженер. Объектта эшне график буенча ел ахырына тө­гәлләү планлаштырылган. Сулыкның халык өчен яратып ял итү урынына әй­ләнәчәгенә шик юк.

undefined

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X