Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан буенча балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче "Куркынычсызлык лабораториясе" узачак

Йөк фургоны нигезендәге комплексны Түбән Кама районында балалар өчен өстәмә белем бирү үзәгенә тапшырдылар.

«Куркынычсызлык лабораториясе» комплексын бүген Татарстан Республикасы Түбән Кама районының «Балалар өчен өстәмә белем бирү үзәге» МБУ тапшырды. Ул республикада 17 яшькә кадәрге балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтәчәк.

«Монда (“Куркынычсызлык лабораториясе”ндә) барлык юл ситуацияләре өчен җиһазлар тәкъдим ителгән. Балалар, җәяүлеләр һәм велосипедчылар сыйфатында юлга чыгып, юл йөрү кагыйдәләренең нигезләрен белергә тиеш. Шул җиһазлар ярдәмендә балалар теоретик әзерлекле булып юлда йөриячәк, - дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда әлегә бер генә шундый комплекс бар, әмма ул үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткәч, республикада тагын берничә шундый лаборатория барлыкка киләчәк.

"Куркынычсызлык лабораториясе" Түбән Кама районында нигезләнәчәк. Комплекс - Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча балаларга белем бирү өчен билгеләнгән кызгылт-сары йөк фургоныннан гыйбарәт. Белем бирү программасы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә һәм кече сыйныф укучыларына да, шулай ук, машина йөртү таныклыгын алу турында уйланучы өлкән сыйныфлыларга да исәпләнгән.

"Программа биш яшь төркеменә исәпләнгән. Аларның һәркайсы өчен дәрес (озынлыгы) 30-40 минут каралган, - дип аңлатты "Куркынычсыз хәрәкәт" эксперт үзәгенең проект эше буенча директоры Валентина Кульбицкая.

Ул ачыклык керткәнчә, "Куркынычсызлык лабораториясе”ндә машина йөртү симуляторы, автомобиль креслоларында пассажирның куркынычсызлыгына багышланган зона, велосипедлар, самокатлар, велосипедчыларның куркынычсызлык чараларын эшләү өчен җиһазлар, юл билгеләре, автомобильләрне һәм автобусны, радиоидарә ителә торган машиналарны имитацияләүче стендлар, шулай ук, "Александр" тренажеры бар. Анда кечкенә балалар ничек дөрес итеп иминлек каешын беркетүне, ә өлкәнрәкләр беренче медицина ярдәмен күрсәтергә өйрәнәчәк.

Барлык җиһазлар ике нөсхәдә тәкъдим ителгән. Бер җыелма автомобиль Татарстан мәктәпләренә барачак, ә икенчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзе өйрәнергә килгән кешеләр өчен өстәмә белем бирү үзәге базасында булачак.

«Татарстанда комплекс хәрәкәт итәчәк график төзелә инде. Барлык районнар да, алар янына килсеннәр өчен, языла ала. Якындагы ярты елда Татарстан Республикасының өч районына бару каралган», - дип өстәде Кульбицкая.

Мондый комплекслар Россиянең барлык төбәкләрендә дә барлыкка киләчәк. Татарстан кырык дүртенче булып күчмә "Куркынычсызлык лабораториясе" алды.

“Куркынычсызлык лабораториясе” тапшыруының уку елы башлану белән туры килүе символик мәгънәгә ия, ул вакытта юлларда хәрәкәт ешлыгы арта һәм имин хәрәкәт мәсьәләләре актуаль була бара”, - дип ассызыклады ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев.

Андреев сүзләренчә, комплекс республика байлыгы булачак һәм Татарстанның иң аз санлы мәктәпләрендә дә булырга тиеш.

"Мин яхшы гамәлләр өчен һәм үскәч, ЮХИДИда эшләргә телим", - дип белдерде лабораторияне тапшыру тантанасында катнашучы яшь инспекторлар отряды әгъзасы Аделя Хамдеева.

Ул юлларда кагыйдәләрнең бозылуын еш күрүен, андыйларга болай эшләргә ярамавын әйтүен һәм алга таба мондый тәртиптсезлекләрдән тыелуларын соравын әйтте.

«Куркынычсызлык лабораториясе» проекты «Юл хәрәкәте иминлеге» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев