Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мөфтие: Күпхатынлылык - яхшы, чөнки хатын-кызлар ялгыз калмый

Камил хәзрәт Сәмигуллин ир-ат бу мәсьәләгә бөтен җаваплылык белән карарга тиеш дип искәртә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин күпхатынлылык яхшы эш, чөнки хатын-кызлар ялгыз калмый дип саный. Татарстан мөфтие белән «Сорау-җавап» чыгарылышы Татарстан Диния нәзарәтенең Инстаграмдагы рәсми битендә урнаштырылган.

 

Камил хәзрәт бу мәсьәләгә ир-атның бөтен җаваплылык белән карарга тиешлеген билгеләп үтте.

«Ике, өч яки дүрт [хатын]. Әгәр сез, күпчелек ир-атлар кебек, куркасыз икән, бер белән канәгатьләнергә тиеш буласыз. Без ике фронтка караганда, бер тыл булдыру яхшырак, дип сөйләштек. Кеше шул хакта уйларга тиеш. Әгәр дә ул бик яхшы кеше булса, ике гаиләне карап тоту өчен аның җитәрлек байлыгы бар икән һәм ул вакытны дөрес бүлеп бирә алса, бу хатын-кызлар ялгыз калмасын өчен яхшы бит», — ди мөфти.

Ул шулай ук намаз укымаган хатын белән яшәү дөресме, дигән сорауга җавап бирде. Камил хәзрәт сүзләренчә, иргә «хатыны да намаз укый башласын өчен үз үрнәгендә күрсәтергә кирәк». Ул хатынының диндә булмвы иренә тәэсир итми, дип аңлатты. Хәзрәт ике пәйгамбәрнең хатыны дин тотучы булмаганлыгын мисал итеп китерде.

Фото: архив/Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев