Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан парламенты Президент атамасын бетерүгә каршы чыкты

Депутатлар бертавыштан шул яклы булуын күрсәтте.

Татарстан парламентарийлары Татарстан Республикасы Президенты атамасын бетерүгә бертавыштан каршы чыкты.

Депутатлар «РФ субъектларында ачык хакимиятне оештыруның гомуми принциплары» федераль закон проектын хупламады.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин бу мәсьәлә буенча чыгыш ясап, закон проектлары авторлары РФ субъектларында дәүләт хакимияте органнары югары вазифаи заты вазифасы атамасын бетерергә тәкъдим иткәнен әйтте.

«Закон проекты авторлары РФ субъектларының закон чыгару һәм вәкиллекле органнары һәм югарs вазифаи зат вәкаләтләренең срокларын билгеләргә тәкъдим итә. Федераль башкарма хакимият органнарына төбәкләрдә башкарма хакимият органнарын формалаштыруда катнашу хокукы бирелә», — диде Хәбибуллин.

Депутатлар фикеренчә, закон проекты гамәлгә ашырыла калса, бу төбәкләрне федераль закон чыгару процессыннан читләштерүгә тиң булачак. Алар закон проектындагы аерым нигезләмәләр «демократик федератив хокукый дәүләт» буларак, РФ конституцион корылышы нигезләренә каршы килә, дип саный. 

Фото: Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев