25 октябрь 2021 яңалыклары
-
Милләтләр дуслыгына ни җитә!
Бүген Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты Саба аграр көллиятендә «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында "Дуслык һәм килешү дәресе” үткәрде.
-
Продолжается прием заявок на Всероссийской конкурс журналистских работ по сельской тематике
Всероссийский конкурс «Моя Земля – Россия», ежегодно проводимый Минсельхозом России, продолжает принимать заявки соискателей. На текущий момент к участию в конкурсе принято более 100 заявок от представителей СМИ. Сбор заявок проводится до 31 октября 2021 года. В этот период журналисты российских СМИ, индивидуальные авторы, блогеры и фотокорреспонденты смогут представить свои проекты по сельской тематике.
-
Татарстанда яшәүчеләр халык санын алу турында Telegram чат-боты аша белә ала
Telegram мессенджерында «халык санын алу 2021 Татарстан» чат-боты ярдәмендә Татарстан халкы җанисәпне кайда һәм ничек узарга, якындагы пунктларның һәм КФҮнең адресларын алырга мөмкин.
-
Путин төбәкләргә кичләрен кафелар эшен һәм чаралар үткәрүне чикләргә кушты
Моннан тыш, 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр җәмәгать туклануы биналары, төнге клублар, кинотеатрлар һәм башка җәмәгать урыннары эшен тулысынча туктатырга тәкъдим ителә.
-
Казан гарнизонының хәрби прокуратурасында консультация-хокук пункты эшли башлады
ТР Хәрби комиссариатына призывник яки аның ата-аналары 831-56 телефоны буенча шалтырата ала.
-
26 октябрьгә һава торышы
26 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән җепшек кар һәм яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә -1..-6˚, көндез +1..+6˚ градус.
-
Юлбат авыл җирлегендә «Ах, картошка, объеденье!» уен-конкурсы үтте
21 нче октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре «Ах, картошка, объеденье!» уен-конкурс программасы оештырдылар. Катнашучыларны кызыклы фактлар, бәрәңге ничек барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Шулай ук чарада катнашучылар күп ризыклар пешереп булуы турында да сөйләделәр. Чара ахырында катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, бәрәңге турында мәкальләр искә төшерделәр, бәрәңге чистартуда ярыштылар. Шулай ук "Тәмле табын серләре” һәм “Түтәлдә барысы да тәртиптә" дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырылды.
-
Установление пенсий и социальных выплат гражданам города Байконур поручено Пенсионному фонду Татарстана
Отделение Пенсионного фонда России по Республике Татарстан сообщает, что с 01 октября этого года к составу республиканского Пенсионного фонда присоединилось Отделение Пенсионного фонда России по г. Байконур.
-
Мишәбашта "Яхшы кәеф рецепты” күңел ачу кичәсе узды
Мишәбаш авылы мәдәният йортында "Яхшы кәеф рецепты” исеме астында күңел ачу кичәсе узды. Уңган хуҗабикәләрне төрле бәйгеләрдә сынадылар, шулай ук "Башваткыч" форматында оештырылган интеллектуаль конкурста да көч сынаштылар.
-
Путин коронавирустан прививка ясатучыларга ике ял көне бирергә кушты
Дәүләт Башлыгы губернаторларга 15 ноябрьгә кадәр Covid-19дан прививка ясаткан кешеләргә, хезмәт хакларын саклап калып, ике көнгә эштән азат итү турында хәбәр итү тиешлеген әйтте.
-
Татарстан парламенты Президент атамасын бетерүгә каршы чыкты
Депутатлар бертавыштан шул яклы булуын күрсәтте.
-
Россиядә карабодай һәм солы бәяләре арта
Моның сәбәбе чимал бәясе артуга бәйле.
-
«Китап» радиосы Казан — Уфа — Казан авточабышын башлады
Чараның максаты — Татарстан һәм Башкортстан арасында дуслык җепләрен ныгыту.
-
АО «Транснефть – Прикамье» за 9 месяцев 2021 года сэкономило 10,5 млн кВт*ч электроэнергии
АО «Транснефть - Прикамье» подвело итоги реализации программы в области энергосбережения и повышения энергетической эффективности за 9 месяцев 2021 года. Удельное потребление электроэнергии снизилось по сравнению с планом на 3,49%, что позволило обеспечить экономию 10,5 млн кВт*ч. Экономия тепловой энергии за этот период составила 2,6 Гкал.
-
Миңгәр авылында чишмә территориясе төзекләндерелде
Республика күләмендә эшләп килүче үзара салым программасы нигезендә, Миңгәр авылында “Атау” чишмәсендә өлешчә төзекләндерү эшләре алып барылды.