Саба таңнары

Юлбат авыл җирлегендә «Ах, картошка, объеденье!» уен-конкурсы үтте

21 нче октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре «Ах, картошка, объеденье!» уен-конкурс программасы оештырдылар. Катнашучыларны кызыклы фактлар, бәрәңге ничек барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Шулай ук чарада катнашучылар күп ризыклар пешереп булуы турында да сөйләделәр. Чара ахырында катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, бәрәңге турында мәкальләр искә төшерделәр, бәрәңге чистартуда ярыштылар. Шулай ук "Тәмле табын серләре” һәм “Түтәлдә барысы да тәртиптә" дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырылды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: