Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин төбәкләргә кичләрен кафелар эшен һәм чаралар үткәрүне чикләргә кушты

Моннан тыш, 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр җәмәгать туклануы биналары, төнге клублар, кинотеатрлар һәм башка җәмәгать урыннары эшен тулысынча туктатырга тәкъдим ителә.

РФ Президенты Владимир Путин, коронавирус таралуга бәйле хәл начарлану сәбәпле, кичке вакытта күңел ачу чараларын үткәрүне чикләргә, шулай ук 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүне тыярга кушты. Бу дәүләт башлыгының Кремль сайтында бастырылган йөкләмәләре исемлегендә күрсәтелгән.

«Россия Федерациясе субъектлары җитәкче вазифаи затларына <…> тамаша-күңел ачу чараларын үткәрүне тыюны кертүне һәм кичке һәм төнге сәгатьләрдә җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүне чикләүне тәкъдим итәргә», — диелә документта. 

Төбәк җитәкчеләренә тәкъдимнәрнең үтәлеше турында 15 ноябрьгә кадәр хисап тотарга кирәк. Аннары алар вазгыять турында ай саен хисап тотарга тиеш булачак.

Моннан тыш, 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр җәмәгать туклануы биналары, төнге клублар, кинотеатрлар һәм башка җәмәгать урыннары эше тулысынча туктатылырга тиеш.

«Россия Федерациясе субъектларының югары вазифаи затларына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) белән хезмәттәшлектә барлык чикләү чараларының, шул исәптән <…> тамаша-күңел ачу чараларын уздыруга һәм җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүгә 23.00 сәгатьтән иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр тыюны кертү үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтүне тәэмин итәргә», — диелә йөкләмә текстында.

Төбәк хакимияте һәм Роспотребнадзор җитәкчелеге әлеге йөкләмәнең үтәлеше турында 30 ноябрьгә кадәр хәбәр итәргә һәм соңыннан ай саен хисап тотарга тиеш. 

Фото: t.me/tatmediaofficial

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев