Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Милләтләр дуслыгына ни җитә!

Бүген Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты Саба аграр көллиятендә «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында "Дуслык һәм килешү дәресе” үткәрде.

Студентлар алдында Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов чыгыш ясады. “Без үзебезнең районнарга йөрүләрне бик файдалы гамәл дип саныйбыз. Ни өчен дисезме? Чөнки дөньяның ничек корылганын сөйләшү һәммәбезгә кирәкле әйбер. Кичә Татарстанда бик мөһим сәяси вакыйга узды: республикада яшәүче Үзбәкстан гражданнары Үзбәкстан Президентын сайлауларда катнаштылар. Миграция хезмәте мәгълүматлары буенча бүген Татарстанда 50 меңнән артык үзбәк кешесе яши. Дөньяда, Россиядә милләтләрнең үзара пропорциясе әнә шулай үзгәрә. Авылларда, районда бәлки ул сизелмидер. Әмма моны сезгә җиткерергә тиеш. Чөнки сез алдагы тормышта төрле милләт кешеләре белән аралашачаксыз. Без халыклар дуслыгы йортында шушы белән белән шөгыльләнәбез. Тормышта кеше төрле милләт вәкилләре белән килеп яшәргә тиеш. Шулай яшәгәндә сезне һәркем үз итәр”,– диде Ирек Илдус улы «Дуслык һәм килешү дәресе» проектының әһәмиятен аңлатып. Шулай ук «Пушкин картасы» федераль проектының яшьләр өчен мөһим булуын билгеләп үтте.

Дәрес барышында балалар милләтара тематикага кыска фильмнар карадылар һәм дәресләрне алып баручы белән интерактив форматта аралаштылар. Һәр фильмны караганнан соң, укучылар яшел һәм кызыл төстәге карточкалар ярдәмендә сорауларга җавап бирделәр, үз фикерләрен белдерә алдылар. Проектның иң актив катнашучысы –көллияттә Арчадан килеп белем алучы Рүзәл Әхмәтовка махсус бүләк бирелде.

Алга таба студентлар Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты коллективлары һәм артистлары күпмилләтле концертын карадылар. Концертта «Мирас» инструменталь ансамбле, вокалчылар Марсель Вагыйзов, Мария Кибаева, Оливер Мукенди, Анжелика Еремеева, «Кавказ Стайл» бию ансамбле, чараны алып баручы Гөлназ Шәрипҗанова катнашты. Көллият директор Закирҗан Бикмөхәммәтов тирән эчтәлекле чыгышлары өчен Халыклар дуслыгы йорты коллективына рәхмәт белдерде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев