25 октябрь 2021 яңалыклары
-
Кызыл Мишә авылында юл ремонтлау эшләре башкарылды
Кызыл Мишә авылының Тукай урамына, үзара салым программасы буенча, каты өслекле юл төзү эшләре башкарылды. Эшне җаваплылыгы чикләнгән “Яшен” җәмгыяте оешмасы эшчеләре башкарды.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Иҗади уңыш» Халыкара конкурсында катнашты
24 нче октябрьдә Казан шәһәрендә «Иҗади уңыш» Халыкара инструменталь, вокал, бию һәм театр сәнгате конкурсы узды. Конкурс талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, аларның иҗади потенциалын үстерүгә, башкару осталыгын һәм сәхнә культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән иде. Анда төрле төбәкләрдән солистлар һәм коллективлар катнашты. Саба балалар сәнгать мәктәбеннән әлеге конкурста музыка бүлеге укучылары катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
-
«Спутник V» вакцинасын бала имезүче хатын-кызларга ясарга рөхсәт иттеләр
Вакцинага яки аның компонентларына аллергик реакцияләр булганда вакцинация рөхсәт ителми.