Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Иҗади уңыш» Халыкара конкурсында катнашты

24 нче октябрьдә Казан шәһәрендә «Иҗади уңыш» Халыкара инструменталь, вокал, бию һәм театр сәнгате конкурсы узды. Конкурс талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, аларның иҗади потенциалын үстерүгә, башкару осталыгын һәм сәхнә культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән иде. Анда төрле төбәкләрдән солистлар һәм коллективлар катнашты. Саба балалар сәнгать мәктәбеннән әлеге конкурста музыка бүлеге укучылары катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Конкурс нәтиҗәләре:

Баянчылар триосы (Гайсин Н., Хәйриев и., Хуҗин Р.) - «Халык уен кораллары» номинациясендә 1 дәрәҗә Лауреат (җит.Фатыйхова Р. Г.);

Гайсин Нурсил - «Халык уен кораллары» номинациясендә 2 дәрәҗә Лауреат (җит.Фатыйхова Р. Г.);

Хайриев Илдус - «Халык уен кораллары» номинациясендә 2 дәрәҗә Лауреат (җит.Фатыйхова Р. Г.);

Мөхетдинова Элина - «Фортепиано» номинациясендә 2 дәрәҗә Лауреат (җит.Мөхетдинова Э. Н.);

Хәлимова Мөслимә - «Фортепиано» номинациясендә 1 дәрәҗә Лауреат (җит.Мөхетдинова Э. Н.);

Мөхетдинова Элина -«Кыллы уен кораллы» номинациясендә 2 дәрәҗә Лауреат (җит.Вәлиева Д. Р., концертмейстер Маликова Ч. Ф.)

Укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын югары казанышлары белән котлыйбыз . Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев