Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор башлыгы коронавирус турында: Интенсив үсеш язга кадәр тукталачак

Вакцинация Covid-19 га каршы иммунитет алган кешеләрнең процентын арттырырга ярдәм итәчәк. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина фикеренчә, коронавирус белән бәйле яңа очракларның интенсив үсеше язга таба туктатылачак. Беренче чиратта, бу күпчелек кешеләрнең иммунитет алуы белән бәйле булачак. Мондый белдерүне ул Андрей Кузьминга интервьюда ясады.

"Бүгенгә кешеләрнең бер өлеше авыруны имптомсыз рәвештә кичерде. Һәм агымдагы ел ахырыннан халыкның вакцинациясе башлана, ул иммунитет алучы гражданнарның процентын өсти. Язга таба яңа коронавирус инфекциясенең шундый интенсив таралуы - моңа ышанырга бик җитди сәбәпләр бар - тукталачак", - диде Патяшина.

Бөекбританиядә беренче тапкыр ачыкланган коронавирусның яңа штаммасы турында сөйләгәндә, Патяшина хәзерге вакытта эшләнгән вакциналарның аннан саклый алуын искәртте.

"Мондый тикшеренүләр бар: кеше гриппка каршы вакцинация ясый, киләсе елга яңа грипп килә һәм ул яңа грипп белән очрашканда барыбер чирләми, чөнки иммунитет эшли", - дип хәбәр итте Татарстанның баш санитар табибы.

Күпчелек өлештә вирус алдагысына охшаган. Организм вак үзенчәлекләрне аера алмый, шуңа күрә иммунитет эшли.

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында бастырылачак. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында күрергә була. 

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев