Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ике Республика күләм конкурсына йомгак ясалды

9 нче декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча 43 нче республика операторлар конкурсы һәм зоотехник-селекционерларның 4 нче Республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов һәм башкалар бүләкләде.

Җиңүчеләр арасында безнең район белгечләре дә бар. Зоотехник-селекционерлар номинациясендә беренче урынны «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесенән Дәүләтгәрәева Кадрия яулады. Ит юнәлешендәге зоотехниклар-селекционерлар номинациясендә беренче урынны «Мәртен» авыл хуҗалыгы оешмасынан Альберт Байметов. Өченче урынны УЗИ белгече Исакаев Рафил алды.

Һәр номинациядә җиңүчеләр медальләр һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр. Республика конкурсында җиңүчеләрне котлыйбыз. Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телибез.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев