Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан синоптиклары һава шартларының кинәт начарлануы турында кисәтә

Атна ахырында күпләп кар явачак һәм буран булачак (Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). 15 гыйнварда Татарстан территориясендә температураның төшүе көтелә. Тәүлек дәвамында 8-13 градус салкын булыр дип фаразлана. 16 гыйнварда төнлә температура 13-18 градуска кадәр төшәчәк, аязганда - 23 градуска кадәр. Көндез иң югары температура 8-13 градус салкын була. Урыны белән...

Атна ахырында күпләп кар явачак һәм буран булачак

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). 15 гыйнварда Татарстан территориясендә температураның төшүе көтелә. Тәүлек дәвамында 8-13 градус салкын булыр дип фаразлана.

16 гыйнварда төнлә температура 13-18 градуска кадәр төшәчәк, аязганда - 23 градуска кадәр. Көндез иң югары температура 8-13 градус салкын була. Урыны белән кар явуы көтелә.

17 гыйнварда, республика территориясендә күпләп кар явуы һәм буран булуы, җил тизлеге 18-23 м/с ка җитүе көтелә. Төнлә 8-13 градус, көндез 2-7 градус салкын. Юлларда кар көртләре булырга мөмкин.

18 гыйнварда буран, көчле җил булачак, һава температурасы 10-15 градус салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев