Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Төзелеш министрлыгы төзүчеләрне электрон хезмәтләрдән файдаланырга өндәде

Ел башыннан бирле Татарстанда онлайн режимда төзелешкә рөхсәт алырга мөмкин.

Юридик затларның һәм төзүчеләрнең күбесе төзелеш өлкәсендә электрон хезмәтләрдән файдаланмый, гәрчә бу кирәкле мәгълүматларны тизрәк һәм җиңелрәк алырга мөмкинлек бирә. Аерым алганда, ел башыннан республикада онлайн режимда төзелешкә рөхсәт алырга мөмкин.  

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев сөйләде.

"Барлык муниципаль берәмлекләрдә төзелешкә электрон рәвештә рөхсәт алу мөмкинлеге бар. Кызганычка каршы, әлегә без юридик затлар һәм халыкның моның белән бик актив файдаланмавын күрәбез, әмма без төзелеш белән бәйле барлык хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү турында актив сөйләүне дәвам итәчәкбез",  -  диде Кудряшев. 

Ул билгеләп үткәнчә, республикада мондый күчү өчен барлык шартлар да бар, ТР Төзелеш министрлыгы да республиканың сан министрлыгы белән берлектә барлык процедураларны электрон рәвешкә күчерү буенча актив эш алып бара. Элегрәк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, Казанда Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы төзелеше төгәлләнүен хәбәр иткән иде.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев