Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 14 яшьлек кыз өеннән качып киткән

Казанда 14 яшьлек кыз өеннән качып киткән. Хәзерге вакытта бала белән нинди дә булса җитди хәл булган дип уйларга сәбәпләр юк. Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әти-әнисе - Ильяс Мамедов һәм Асия Гатауллина - хокук саклау органнары белән бергә кызлары Диләрәне эзлиләр. Аның әтисе, кыз аларның...

Казанда 14 яшьлек кыз өеннән качып киткән. Хәзерге вакытта бала белән нинди дә булса җитди хәл булган дип уйларга сәбәпләр юк.
Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әти-әнисе - Ильяс Мамедов һәм Асия Гатауллина - хокук саклау органнары белән бергә кызлары Диләрәне эзлиләр.
Аның әтисе, кыз аларның кайгыруын аңлап, өенә кайтыр, дип өметләнеп, качкан кызларына ММЧ аша мөрәҗәгать итәргә булган.
Полиция әлеге гаиләне имин тормышлы дип бәяли. Гаиләдә дүрт бала тәрбияләнгән. Алар барысы да эшли, оныклар да бар. Кече кызлары Диләрә белән генә проблема туган. Аңа хәзер 14 яшь. әнисе сүзләренчә, Диләрә соңгы бала, назны һәм игътибарны барыннан да күбркә алган. Бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаган, ләкин берничә ел элек иптәш кызы белән өйдән китә башлаган. Әти-әнисе аны балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар белән эзләгән. Кыз озак вакыт югалып торгач, үзе кайта торган булган.
Быел хәл үзгәргән - Диләрә иптәш кызы белән берничә атна элек өйдән чыгып киткән. Даими рәвештә элемтәгә чыга - 26 нчы ноябрьдә аңа өлкән абыйсы шалтыраткан һәм очрашуны сораган. Кыз вәгъдә биргән, ләкин килмәгән. Әнисе сүзләренчә, кыз аның белән барысы да тәртиптә булуын әйткән, ләкин кайдалыгын һәм кайчан кайтачагын белдермәгән.
Полиция хезмәткәрләре әлеге кызны эзләргә ярдәм итә алучылардан 291-43-08, 291-43-25 (26) телефон номерлары буенча хәбәр итүләрен сорый.
Билгеләп үтик: ел бшыннан Казанда 142 балигъ булмаган яшүсмер эзләүгә игълан ителгән, аларның 6сы һаман да эзләнелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев