Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 15 яшьлек яшүсмер үз-үзенә кул салган

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары республиканың Югары Ослан районында балигъ булмаган затның үз-үзенә кул салу факты буенча җинаять эше кузгаткан. "Татар-информ" МА на ведомстводан хәбәр итүләренчә, 15 яшьлек асылынган яшүсмергә йортының верандасында дусты тап булган. Бу вакытта малайның әти-әнисе өйдә булмаган. Яшүсмернең үз-үзенә кул салу сәбәпләренең берсе җавапсыз...

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары республиканың Югары Ослан районында балигъ булмаган затның үз-үзенә кул салу факты буенча җинаять эше кузгаткан.

"Татар-информ" МА на ведомстводан хәбәр итүләренчә, 15 яшьлек асылынган яшүсмергә йортының верандасында дусты тап булган. Бу вакытта малайның әти-әнисе өйдә булмаган. Яшүсмернең үз-үзенә кул салу сәбәпләренең берсе җавапсыз мәхәббәт дип фаразлана.

Югары Ослан районы прокуратурасы хәбәр иткәнчә, фаҗига 2 нче июнь көнне була. Фаҗига урынын карау барышында үлем алдыннан калдырылган язма табылмаган. Район прокуратурасы тикшерү органнарының РФ Җинаять кодексының 110 нчы маддәсенең 1 нче часте (үз-үзенә кул салуга этәрү) буенча җинаять эшен кузгату турындагы карарны законлы дип таныган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев