Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 200 умарта күченең үлүе теркәлгән

Беренчел мәгълүматларга караганда, умарталарның һәлак булуына басуларны химикатлар белән эшкәртү сәбәп булган.

Татарстанның Тукай районында бал кортларының күпләп үлүен теркәделәр. Беренчел исәпләүләр буенча, 200 умарта күче һәлак булган. Бу хакта «Чаллы хәбәрләре» басмасына Тукай районының умартачылык һәм аквакультура буенча белгече Светлана Латыйпова сөйләде.

«Калмия, Калмаш, Күзкәй, Кече Шилнә авыл җирлекләре зыян күрде», — дип хәбәр итте Латыйпова.

Аның сүзләренә караганда, умарталарның һәлак булуына басуларны корткычларга каршы эшкәртү сәбәп булган. Шул ук вакытта белгеч «анализ нәтиҗәләре әле әзер түгел, нечкәлекләре соңрак билгеле булачак», - диде.

Тулаем алганда, Латыйпова быел бал уңышы яхшы булыр дип ышандыра. «Умартачылар инде бал ала башлады», - дип искәртте ул.

2019 елда басуларны пестицидлар белән саксыз эшкәртү республикада умарталарның күпләп һәлак булуына китергән иде. Быел умартачылар Татарстанның Зәй районында умарта кортлары агулануыннан зарланды, бу хакта элек «Татар-информ» хәбәр итте.  

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев