Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 30дан артык пенсионер хатын-кызны үтергән ир-ат эзләнелә

Татарстанда Идел буе федераль округы территориясендә, шул исәптән Казанда, берьялгызы яшәгән өлкән яшьтәге 30дан артык пенсионер хатын-кызны үтергән ир-ат эзләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә. Ведомство китергән мәгълүматларга караганда, җинаятьче пенсионерларның ышанычыннан файдаланып, Торак милекчеләре ширкәте хезмәткәре яки социаль хезмәткәр булып фатирга кергән һәм...

Татарстанда Идел буе федераль округы территориясендә, шул исәптән Казанда, берьялгызы яшәгән өлкән яшьтәге 30дан артык пенсионер хатын-кызны үтергән ир-ат эзләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә. Ведомство китергән мәгълүматларга караганда, җинаятьче пенсионерларның ышанычыннан файдаланып, Торак милекчеләре ширкәте хезмәткәре яки социаль хезмәткәр булып фатирга кергән һәм хатын-кызларны буып, аларның акчаларын үзләштереп качкан.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җинаятьченең кемлеген ачыклауда ярдәм сорый. Карап торышка аңа 20-30 яшь, буе 170-175 см, өстендә караңгы төстәге башлыклы кыска куртка, кара чалбар һәм спорт аяк киеме булган.

Җинаятьченең кем икәнлеген ачыклауга ярдәм иткән мәгълүмат хәбәр иткән затларга 1 млн сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. Конфиденциальлек гарантияләнә. 02 телефонына мөрәҗәгать итү сорала, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев