Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 7 яшьлек бала коега егылып төшкән

Әлеге хәл кичә булган - Түбән Каманың Шинниклар урамында 7 яшьлек бала өсте ачык калган коега егылып төшкән. Гадәттән тыш хәлләр хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бала әти-әнисе белән булган. Ул алардан бераз алдарак барган һәм ачык калган коега егылып төшкән. "112" хезмәте аша коткаручыларга хәбәр 15:36 сәгатьтә кергән. Гадәттән тыш хәл...

Әлеге хәл кичә булган - Түбән Каманың Шинниклар урамында 7 яшьлек бала өсте ачык калган коега егылып төшкән. Гадәттән тыш хәлләр хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бала әти-әнисе белән булган. Ул алардан бераз алдарак барган һәм ачык калган коега егылып төшкән.

"112" хезмәте аша коткаручыларга хәбәр 15:36 сәгатьтә кергән. Гадәттән тыш хәл булган урынга өч чакрым ераклыкта гына урнашкан янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре 3 минут эчендә килеп җитә. Баланы тирәнлеге 4-5 метр булган коедан баскыч ярдәмендә чыгаралар.

Аның әти-әнисе хастаханәгә барудан баш тарта.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев