Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда һава торышы: эсселек иң югары ноктасына – 36 градуска кадәр җитәчәк

Бүген Татарстанда эсселек иң югары ноктасына җитәчәк - температура 36 градуска кадәр күтәрелә.

Синоптиклар мәгълүматына караганда, 4 августта аязучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Көннең икенче яртысында һәм кич урыны белән көчле яңгыр, боз булырга мөмкин. Кайбер районнарда яшеннәр көтелә. Җил көньяктан талгын, кайбер районнарда секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көннең икенче яртысында һәм кич урыны белән секундына 25 метрга кадәр.

Төнлә 18-23 градус җылы көтелә. Көндез 36 градус эссе булачак.

Элегрәк "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә синоптиклар белдергәнчә, 5 августтан һава торышы үзгәрәчәк - эсселек кимер дип көтелә. Көндезләрен температура 30 градустан күтәрелмәячәк.

(Гөлшат Ганиева әзерләде).

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев