Татарстанда берәү, SMS-хәбәр укыганнан соң, йөрәк өянәгеннән үлгән
Яңалыклар

Татарстанда берәү, SMS-хәбәр укыганнан соң, йөрәк өянәгеннән үлгән

Ир-атка 1 миллион бурычы барлыгы турында смс-хәбәр җибәргәннәр. Казанның Юдино бистәсендә яшәүче ирнең кәрәзле телефонына хат килеп төшә. Бернинди бурычлары булмаса да, аннан 1 миллион сум күләмендә акча таләп итәләр. Әлеге хәбәрдән аның йөрәк өянәге кузгала һәм ир үлеп китә. Соңрак ир-атның үлемгә күршесе җиткергәнлеге ачыклана. Ул үлгән ир-атның паспортына...

Ир-атка 1 миллион бурычы барлыгы турында смс-хәбәр җибәргәннәр.

Казанның Юдино бистәсендә яшәүче ирнең кәрәзле телефонына хат килеп төшә. Бернинди бурычлары булмаса да, аннан 1 миллион сум күләмендә акча таләп итәләр. Әлеге хәбәрдән аның йөрәк өянәге кузгала һәм ир үлеп китә.

Соңрак ир-атның үлемгә күршесе җиткергәнлеге ачыклана. Ул үлгән ир-атның паспортына 1 миллион сум әҗәт рәсмиләштергән була. Алдаучының банкта таныш кызы эшләгән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Интертат.ру.


Нет комментариев