Сабадагы бер оешмада ялларда бушка эшләткәннәр
Җаваплылыгы чикләнгән "Экопродукт" җәмгыятендә эш хаклары түләүдә һәм эшчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүдә закон таләпләренең үтәлмәвенә юл куела. Район прокуратурасы үткәргән тикшерү әнә шуны күрсәтте. Биредә Хезмәт кодексының 136нчы маддәсе таләпләре үтәлмәгән, ягъни күмәк килешү төзелмәгән, эшчеләр эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре белән таныштырылмаган, 60тан артык эшче белән төзелгән хезмәт килешүләрендә...