Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теннис ярышлары башлана: һәр оешмадан 3 кеше катнаша

Районда хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре командалары арасында өстәл теннисы буенча шәхси-команда беренчелеге башлана. Ярышлар өч этапта үтәчәк. Авыл җирлекләре - 23 октябрьгә, хезмәт коллективлары 27 октябрьгә өстәл теннисын иң яхшы уйнаучыларны (1 ир-егет, 1 хатын-кыз, җитәкче) сайлап алырга тиешләр. Алар команданы ярышка җибәргән оешмада кимендә бер ел эшләгән булырга...

Районда хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре командалары арасында өстәл теннисы буенча шәхси-команда беренчелеге башлана. Ярышлар өч этапта үтәчәк. Авыл җирлекләре - 23 октябрьгә, хезмәт коллективлары 27 октябрьгә өстәл теннисын иң яхшы уйнаучыларны (1 ир-егет, 1 хатын-кыз, җитәкче) сайлап алырга тиешләр. Алар команданы ярышка җибәргән оешмада кимендә бер ел эшләгән булырга тиешләр. Авыл җирлекләре арасында жирәбә Сабада (мәдәният йорты) һәм Шәмәрдәндә ("Яшьлек" үзәге) - 23 октябрьдә, хезмәт коллективлары арасында 28 октябрьдә үткәрелә һәм шул ук көннәрдә беренче уеннар да башлана. Финал зона этабы төгәлләнгәч булачак. Беренче-өченче урын алган командаларны Грамота, акчалата призлар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев