Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабадагы бер оешмада ялларда бушка эшләткәннәр

Җаваплылыгы чикләнгән "Экопро­дукт" җәмгыятендә эш хаклары түләүдә һәм эшчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүдә закон таләпләренең үтәлмәвенә юл куела. Район прокуратурасы үткәргән тикшерү әнә шуны күрсәтте. Биредә Хезмәт кодексының 136нчы маддәсе таләпләре үтәлмәгән, ягъни күмәк килешү төзелмәгән, эшчеләр эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре белән таныштырылмаган, 60тан артык эшче белән төзелгән хезмәт килешүләрендә...

Җаваплылыгы чикләнгән "Экопро­дукт" җәмгыятендә эш хаклары түләүдә һәм эшчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүдә закон таләпләренең үтәлмәвенә юл куела. Район прокуратурасы үткәргән тикшерү әнә шуны күрсәтте. Биредә Хезмәт кодексының 136нчы маддәсе таләпләре үтәлмәгән, ягъни күмәк килешү төзелмәгән, эшчеләр эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре белән таныштырылмаган, 60тан артык эшче белән төзелгән хезмәт килешүләрендә эш хакы түләү сроклары гомумән күздә тотылмаган. Закон хезмәт килешүендә хезмәткә түләү шартларының (шул исәптән тариф ставкасы яки оклад, өстәмә түләүләрнең күләме, кызыксындыру чаралары), шулай ук шәхесне раслаучы документларның, салым түләүченең ИНН номеры күрсәтелүен мәҗбүри таләп итеп куя. Әмма "Экопродукт" та эшләүче 40тан артык кешенең хезмәт килешүендә әлеге мәгълүматлар күрсәтелмәгән иде.

Моннан тыш эшче Сафин белән "Эко­продукт"ның генераль директоры арасында төзелгән хезмәт килешүендә 7 сәгатьлек эш көне билгеләнгән булган. Шуңа да карамастан, эш вакытын учетка алу табеленнән күренгәнчә, Сафин май-июнь айларында көнгә - 8,9,10, июльдә - 8-12, августта - 8,10,11,12, сентябрьдә 8, 9, 12 сәгать эшләгән. Шулай ук Әһлиев белән Шәйхетдинованың эш сәгатьләре дә хезмәт килешүендә күрсәтелгәннән артып киткән. Кодекста язылганча, эш вакытыннан тыш куелган хезмәтнең беренче ике сәгате өчен хезмәт хакы 1,5 тапкыр күбрәк, аннан да артса, һәр сәгать өчен икеләтелгән күләмдә түләнергә тиеш. Әмма фамилияләре санап кителгән эшчеләргә май-сентябрь айларында 7 сәгатьтән тыш эшләгәннәре өчен бер тиен дә түләнмәгән.

Законда ял көннәрендә һәм бәйрәм­нәрдә эшләгән өчен дә хезмәт хакын икетелгән күләмдә түләү каралган. Әлеге түләүнең төгәл күләме хезмәт килешүендә, эшчеләрнең вәкиллекле органы фикерен исәпкә алып, башка норматив хокук актларында билгеләнергә мөмкин. Шуңа да карамастан, "Экопродукт" җәмгыятендә ял, бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен түләнмәгән. Төнге сәгатьләрдә эшләгән өчен тиешле түләүне 40тан артык эшче алмаган.

Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, оешма җитәкчесе исеменә май-сентябрь айларында көнгә 7 сәгатьтән артык, ял-бәйрәм көннәрендә, төнге сәгатьләрдә эшләгән өчен хезмәт хакларын кабат исәпләп түләтерү, бу хәл юл куйган вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту таләбе белән район прокурорының хаты җибәрелде.

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев