Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бер яшьлек баланы һәм аның әтисен эзлиләр

Аларның кайда булуын белүчеләр булса, приставларга хәбәр итү сорала. (Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда бер яшьлек бала һәм аның әтисе югалу факты буенча эзләү эшләре бара, - дип хәбәр итә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте. Яшел Үзәннең суд приставлары бүлегендә баланы алу эшен башкару буенча 32...

Аларның кайда булуын белүчеләр булса, приставларга хәбәр итү сорала.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда бер яшьлек бала һәм аның әтисе югалу факты буенча эзләү эшләре бара, - дип хәбәр итә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Яшел Үзәннең суд приставлары бүлегендә баланы алу эшен башкару буенча 32 яшьлек ир-ат һәм аның бер яшьлек улын эзләү эшләре бара. Теркәлгән яшәү урыны буенча эзләү нәтиҗә бирмәгән.

Иванов Ярослав карап торышка 1 - 1,5 яшь тирәсендә, буе 94 - 106 сантиметр, чәчәләре аксыл, күзләре коңгырт.

Ир-ат 30 - 35 яшьләрдә, буе 170 - 175 сантиметр, уртача гәүдәле, коңгырт күзле, чәче алынган, кыска сакаллы, аксыл-коңгырт мыеклы. Р969КМ номерлы кара "Опель Инсигния" машинасында хәрәкәт итәргә мөмкин. Ир-баланың әнисе сүзләренә караганда, 19 сентябрьдә ир-ат үз автомобилендә Ульяновск ягына чыгып киткән.

Әгәр дә сездә әлеге кешеләр турында мәгълүмат булса: 8 (843) 221 38 26, 8 937 284 71 19 телефоннары аша хәбәр итү сорала.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев