Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бичара карак җинаять урынында йоклап киткән

Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы урлашырга кергән җирендә йоклап китән 39 яшьлек Аширали Пулатовка карата гаепләү карарын раслап, җинаять эшен судка тапшырган. Тикшерү версиясе буенча, май аенда Пулатов, ишекне ватып, "Сирень" бакчачылар ширкатендәге бер йортка кергән.

Ул кием-салым, көнкүреш электр приборлары һәм савыт-сабаны урлап чыгарга теләгән. Әмма бу ниятен тормышка ашыра алмаган - исерек булу сәбәпле җинаять кылган урында йоклап киткән. Тәртип сакчылары аны шунда кулга алган да.

Аширали Пулатов РФ Җинаять кодексы 30нчы маддәсенең 3нче өлеше, "а" пункты (урларга омтылу) буенча гаепләнә, дип яза республика прокуратурасы үз сайтында.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев