Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда чәчүне башламаган район калмады

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 29 апрель көненә булган оператив мәгълүматларына караганда, Татарстанда язгы чәчү эшен башламаган районнар калмаган.

29 апрель көненә Татарстанда 211,6 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчелгән инде. Бу - планлаштырылган эшнең 12 %ы дигән сүз. Узган елның бу көненә 20,2 мең гектар мәйданда гына чәчү эше башкарылган булган.Республика буенча бөртекле сабан культуралары 156,1 мең гектарда (узган ел 17 мең гектар) чәчелгән. Бу - планның 15 %ы.

Пландагы эшнең үтәлеше буенча Зәй районына тиңнәр юк. Аларда чәчү эшенең 36 %ы (18,6 мең гектар) төгәлләнгән инде. Сарманда чәчүнең - 28 %ы (15,5 мең гектар), Нурлатта - 27 %ы (12,5 мең гектар) төгәлләнгән.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев