Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда чит ил авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау өчен запас частьлар җитештерелә башлаган

Республиканың унлаган районында агросәнәгать комплексының махсуслаштырылган предпритиеләре комбайннар һәм чәчү комплекслары өчен детальләр җитештерүне үзләштергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов белдерде. Аның сүзләренә караганда, декабрь башына кадәр республика районнарында тракторларның 45 проценты, азык җыю машиналарының...

Республиканың унлаган районында агросәнәгать комплексының махсуслаштырылган предпритиеләре комбайннар һәм чәчү комплекслары өчен детальләр җитештерүне үзләштергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов белдерде.
Аның сүзләренә караганда, декабрь башына кадәр республика районнарында тракторларның 45 проценты, азык җыю машиналарының 25 проценты, ашлык сугу комбайннарының 22 проценты ремонтланган. Чәчү комплексларын, чапкычларны һәм башка техникаларны ремонтлау эшләре дә уңышлы бара.
Читтән кертелгән товарларны алмаштыру максатыннан чит илләрдән алынган авыл хуҗалыгы техникасы өчен детальләр җитештерү җайга салынды. Запас частьлар ТР Әлмәт, Тукай, Арча, Минзәлә һәм башка районнарда җитештерелә.
Татарстанның барлык районнарында да авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау эшлэре бара, дип белдерде Р. Булатов.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев