Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Covid-19 авыруыннан уникенче пациент вафат булды

Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы ачыкланган, шул кадәр үк кеше терелгән һәм дәвалау оешмаларыннан чыккан.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлемнең уникенче очрагы расланды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Лилия Галимова сүзләренчә, Казанда яшәүче бу кеше 1941 елда туган, ул сугыш ветераннары өчен госпиталь базасында оештырылган вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендә 27 майдан дәваланган. Ике яклы интерстициаль пневмония катлау узу сәбәпле, ул реанимация бүлегенә күчерелгән.

«Интенсив терапиягә карамастан, пациентның хәле прогрессив рәвештә начарланды. 30 майда йөрәк тибеше туктау нәтиҗәсендә үлем теркәлде», — дип билгеләп үтте Галимова.

Үлем сәбәпләрен ачыклау өчен патологоанатомик экспертиза үткәрелгән, аның коронавирус белән авыруны расланган.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев