Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Татарстанда Covid-2019 коронавирус инфекциясе йоктыруның өч яңа очрагы ачыкланган

    Гражданнар Татарстанга Швейцария, Франция һәм Испаниядән кайткан, бүген барысы да карантинда.

    Татарстанда Covid-2019 коронавирус инфекциясе йоктыруның өч яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

    «Гражданнар Татарстанга Швейцария, Франция һәм Испаниядән кайткан, хәзерге вакытта аларның икесе — Казандагы Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә, берсе Чаллыда дәвалана. Барысының да хәле канәгатьләнерлек дип әйтерлек, температуралары һәм коронавирус симптомнары юк», — диде Галимова.

    Алар белән контактка кергән барлык кешеләрне табиблар күзәтә. Коронавирус йоктырган кешеләр белән бер самолетта кайткан пассажирларны да санитар хезмәтләр контрольдә тота.

    Фото: Владимир Васильев

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: