Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда фитнес-заллар һәм музейлар эшли башлаячак

Республика коронавирус таралу сәбәпле кертелгән чикләүләрне йомшартуның чираттагы этабына күчә.

Бүген, 18 май көнне, Татарстан яңа типтагы Covid-19 коронавирусы таралу сәбәпле кертелгән чикләүләрне җиңеләйтүнең чираттагы этабына күчә. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын 17 майда республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Әйтик, әгәр шәхси тренер бер кеше белән генә шөгыльләнә икән, спорт үзәкләре, йөзү бассейннары һәм фитнес-заллар эшчәнлеге яңадан торгызылырга мөмкин.

Моннан тыш, музейлар һәм китапханәләр ачыла ала. Музейларда аерым кешеләр һәм биш кешегә кадәр булган төркемнәр өчен, ә махсус радио җиһазлары булган очракта — унга кадәр булган кешеләр өчен экскурсияләр үткәрелергә мөмкин.

Ачык һавада профессиональ спортчылар тренировкаларына тыю бетерелгән. Гадәти гражданнар да ачык һавада спорт белән шөгыльләнә алачак. «Ул бер үк вакытта икедән артык кеше булмаганда һәм 5 метрдан да ким булмаган арада мөмкин».

Шул ук вакытта ишегалды һәм паркларда балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары элеккечә үк ябык булып кала.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев