Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ике үсмер, селфи ясаганда, күпердән тимер юлга егылып төшкән

Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе Татарстан территориясендә Горький тимер юлында 14 яшьлек 2 казанлының зыян күрү очрагы буенча башлангыч тикшерү үткәрә. Фаразлар буенча, кичә 18.00дә Дәрвишләр бистәсе - Восстание - Пассажирское юл участогында үсмер кыз белән егет, селфи ясаганда, автомобиль күпереннән ычкынып төшеп китә һәм төшү барышында...

Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе Татарстан территориясендә Горький тимер юлында 14 яшьлек 2 казанлының зыян күрү очрагы буенча башлангыч тикшерү үткәрә.

Фаразлар буенча, кичә 18.00дә Дәрвишләр бистәсе - Восстание - Пассажирское юл участогында үсмер кыз белән егет, селфи ясаганда, автомобиль күпереннән ычкынып төшеп китә һәм төшү барышында югары вольтлы линиягә кагыла. Нәтиҗәдә, аларны ток суга, шуннан соң үсмерләр тимер юлга егылып төшә.

Зыян күрүчеләр авыр хәлдә шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлегенә озатыла.

Искәртеп үтик: Россия Эчке эшләр министрлыгы моңа кадәр, селфи ясаганда гадәттән тыш хәлләрнең саны арту сәбәпле, махсус белешмәлек әзерләп тәкъдим иткән иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев