Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда иртәгә кар көтелә

Синоптиклар явым-төшемне урыны белән һәм аз күләмдә генә фаразлый.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, иртәгә – 30 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар булачак. Җил көчле түгел. Минималь һава температурасы төнлә -3..-8, аязган вакытта -13 градус булачак. Көндез максималь температура -1..-6 градус булуы көтелә.

Казанда иртәгә явым-төшем күзәтелми. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә – -6..-8, көндез – -2..-4 градус булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев