29 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Йоклап ятмагыз: ана капиталы озайтылды
Россия Президенты Владимир Путин балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең илкүләм стратегиясен гамәлгә ашыру буенча координацион совет утырышында ана капиталының 2021 елга кадәр озайтылуын хәбәр итте.
-
Кондыз сыекчасы яман шештән файдалымы?
Редакциягә Әлмәт районы авылларыннан, Балтачтан, кондызлар күбәйде, дип шалтыраталар. Кайчандыр Кызыл китапка кертелгән бу җәнлекләр соңгы ун елда, чыннан да, сизелерлек арткан икән. Кондыздан акча эшләүчеләр дә барлыкка килгән: баксаң, бу җәнлектә яман шештән һәм башка бик күп кенә авырулардан дәвалый торган үзенчәлекле матдә бар, ди. Бу хакта Балтач районы Алан авылы аучысы Хәлим Кәримов белән сөйләштек.
-
Фирдүс Тямаев: "30 ел доярка булып эшләгән әниемә "Татар җыры"на 4500 сумлык билет алып биргәч, ул көнне гел әниемә карап кына җырладым"
Моннан берничә ел элек беренче тапкыр гына "Татар жыры"нда катнашкан Фирдүс Тямаев әнисенә 4500 сумга билет сатып алган
-
Татарстанда иртәгә кар көтелә
Синоптиклар явым-төшемне урыны белән һәм аз күләмдә генә фаразлый.
-
«Мең рәхмәт» фестивале: уйландырды, моңландырды, биетте дә… [фото-видео]
28 ноябрьдә Уникста «Мең Рәхмәт» зур хәйрия фестивале узды. Татар эстрадасының иң танылган җырчылары, артистлары бер сәхнәдән чыгыш ясады. Хәйрия концерты Казан һосписына һәм популяр җырлар авторы, тумыштан инвалид Ирек Габдрахмановка ярдәм итү ниятеннән оештырылды.
-
Зариповны әле әзерләргә кирәк – Зиннәтулла Билалетдинов
«Ак Барс» хоккейчылары «Салават Юлаев» командасына каршы бүгенге уенга Данис Зариповтан башка гына чыгачак.
-
Татарстанда татар теле ихтыярига кала
Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков республикаларның дәүләт телләрен укыту ихтыяри булачагын белдерде. Ул, бу мәсьәләгә кагылышлы "канунсыз гамәлләр һәм экстремистик эчтәлекле сүзләр" катгый рәвештә туктатылачак, диде.
-
«Татар радиосы» директоры Динә Гәрәева: «Һәр җырның үз бәясе бар»
Елына 150шәр «солянка» концерты, иң дәрәҗәле һәм масштаблы музыкаль вакыйга – «Татар җыры» халыкара эстрада фестивале, ТМТВ татар музыкаль телевизион премиясен тапшыру тантанасы, «Татар радиосы» хитлары, яшьләрне бергә туплаучы татарча дискотекалар – болар «Барс-Медиа» татар медиа группасы башкарып килә торган эшләрнең бер өлеше генә.
-
“Ак чәчәкләр”дә Гөлшаһидәне уйнаган Резедә Сәләхова: Идәнгә ятып, үксеп елаган чаклар да булды
Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча фильм, дөресрәге сериал төшерелгән иде. Халык яраткан әсәре буенча төшерелгән картинаны ябырылып карады. Ә минем тормыштагы Гөлшаһидә белән якыннанрак танышу теләгем туды. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, “Ак чәчәкләр” кинофильмында Гөлшаһидә ролен башкарган актриса Резедә Сәләхова “безнең кунак булды.
-
Әниләргә бүләк
Кичә ягъни 28 ноябрь көнне Туктар авылы клубында Әниләр көненә багышлап Саба аграр көллияте студентлары көче белән бик матур концерт булып узды.
-
Казанда балалар бакчаларына Кыш бабай чакырту тыелачак
Быел Россиянең кайбер зур шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда балалар бакчаларына Кыш бабай чакырту тыелачак, дип яза «Московский комсомолец» газетасы.
-
Әлмәт районында бульдозер әйләнеп капланган, йөртүчесе үлгән
Беренчел мәгълүматлар буенча, бульдозерчы куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозган.
-
Чаллы кешесен самолетта очканда утыргычка скотч белән бәйләп куйганнар [видео]
Урал округы буенча тикшерү идарәсендә «Благовещенск — Екатеринбург» авиарейсында килеп чыккан җәнҗал буенча тикшерү эше башладылар. Самолет бортында экипаж хезмәткәрләре ярсыган пассажирны куркынычсызлык каешлары һәм скотч белән бәйләп куялар.
-
“Өстәмә белем бирү укытучысы”номинациясе буенча ачык дәресләр
27 нче ноябрь көнне Шекше төп мәктәбендә“Ел укытучысы-2018” Республика конкурсының муниципаль этабы “Өстәмә белем бирү укытучысы”номинациясенә йомгак ясалды.
-
Грушалы манник
Грушалы манник рецепты