Саба таңнары

«Татар радиосы» директоры Динә Гәрәева: «Һәр җырның үз бәясе бар»

Елына 150шәр «солянка» концерты, иң дәрәҗәле һәм масштаблы музыкаль вакыйга – «Татар җыры» халыкара эстрада фестивале, ТМТВ татар музыкаль телевизион премиясен тап­шыру тантанасы, «Татар радиосы» хитлары, яшьләрне бергә туплаучы татарча дискотекалар – болар «Барс-Медиа» татар медиа группасы башкарып килә торган эшләрнең бер өлеше генә.

Иң мөһиме, яше дә, урта буын да бердәй яратып кабул итә торган зәвыклы чаралар дисеңме, радио һәм музыкаль канал булсынмы – барысы да татарча – каныбызга һәм җаныбызга сенгән үз туган телебездә! Бүгенге сәхифәбезнең кунагы – «Татар радиосы» радио­станцияләр челтәре директоры Динә ГӘРӘЕВА белән татар теле, радионың аны саклауга керткән өлеше, җырларның сыйфаты турында сөйләштек.

– Динә, туган телгә мәхәббәт гаи­ләдән башлана. Сез өйдә татарча сөйләшәсезме?

– Гаиләдә ике телдә сөйләшсәк тә, татар теле өстенлек итә. Әти-­әнием икесе дә педагогика институтында белем алганнар. Әнием Рәйсә – рус теле һәм әдәбияты бүлеген, әтием Марат тарих факультетын тәмамлаган. Гаиләбез 1985-1991 елларда Кощак хәрби шәһәрчегендә яшәде. Шунда мине рус балалар бакчасына биргәннәр. Гаиләдә дә, Арчада яшәүче дәү әти-дәү әни янында да бары тик татарча гына аралашканлыктан, русча белмәгәнмен. Ләкин өч ай бакчага йөргәннән соң, рус телен – аңлый, ә туган телне оныта башлаганмын. Шуннан соң I сыйныфка Казанның 13нче татар гимназиясенә укырга кердем. Әти-­әни әйтүләренчә, алар минем татар телен яхшы белүемне теләгән һәм шуңа күрә милли тәрбия, дисциплина көчле булган мәктәпне сайлаган.

Ике елдан соң аны рус һәм татар сыйныфларына бүлгәли башлагач, укуымны 155нче гимназия­дә дәвам иттем. Ул чагында мәктәп бик көчле иде һәм барлык фәннәр дә татар телендә укытылды. Бүген мин татар телендә яхшы аралашам икән, монда гаиләдәге тәрбия­нең һәм мәктәпнең роле зур. Һәм, әлбәттә, дәү әни белән дәү әти тәрбия­се көчле булды, чөнки җәйге каникулларым авылда уза иде. Аннан соң кешенең үзеннән дә күп нәрсә тора. Гимназия­дә татар, рус телләрен кала, гарәп, төрек һәм инглизчә өйрәндек. Күп тел белүнең беркемгә дә зыяны тигәне юк. Аны өйрәнергә теләмәү – ялкаулык. Ә туган телне белмәү – ялкау­лык кына түгел, наданлык та.

– Ә үзең җитәкләгән «Татар радиосы»ның татар телен саклауга керткән өлешен ничек бәялисең?

– Татар телен өйрәнүдә чираттагы этап – әйләнә-тирә мохит, эш. «Татар радиосы»нда 16 ел дәвамында 24 сәгать буена татар музыкасы һәм татар сөйләме яңгырый. Кеше җыр аркылы телне өйрәнә. Бүген иң популяр татар җырчыларын тыңлап, 12-14 яшьлек кызлар-егетләр татар телен өйрәнә башлады. Моны инкарь итәргә ярамый. 24 сәгать буена татар телендә музыка яңгырату, ди-джейларның татар телендә генә эшләүләре халыкка зур тәэсир ясый. Рус, инглиз радиостанцияләре бик күп. Ә менә татар телендә генә эшләүчеләр аз. Без яшьләр өчен хезмәт итәбез. Коллективыбыз да яшь егет һәм кызлардан тора. Шуңа күрә әгәр алып баручыларыбыз чын, дөрес, әдәби телдә сөйләшсә, яшьләр безне тыңламаячак.

Газета укучылар дөрес аңласын иде, матур итеп сөйләмибез, димим, ләкин без замана таләпләренә туры китереп эшлибез. Шуның өчен кайвакыт ихтирамлы кешеләр шалтыратып: «Алай сөйләргә ярамый», – дип тә әйтә. Без моны үзебез дә беләбез. Ләкин максатыбыз – үзебездән ерагайтмыйча гына тулы бер буынны үстерү. Безне 16 ел элек тыңлый башлаган 10-12 яшьлек яшүсмерләр инде үсеп җитеп, үзләре үк гаиләле булды, балалар тәрбияли. Безнең максат – шуларны үстереп, татар телле радиостанцияләрнең аудиториясен тагын да киңәйтү. Тагын ун елдан соң да алар безнең белән калсын өчен тырышабыз. Әлбәттә, әлеге буынның барысын да калдыру мөмкин түгел.

Шуларның 50 процентын калдыра алсак та, максатыбызга ирештек, дип санар идек. Хәзер җырчылар да заманча җырлар иҗат итә башлады, чөнки яшьләрдә моңа ихтыяҗ бар. Артист нинди генә телдә җырласа да, аранжировкасы, музыкасы яхшы булса, яшьләр аны рәхәтләнеп тыңлый. Моны үзебезнең дискотекалардан да чыгып әйтә алам. Монда иң мөһиме – бик матур, заманча музыка булырга тиеш. Шуңа күрә җырчылар да сыйфатлы музыкага өстенлек бирә. Минемчә, ике-өч ел эчендә генә дә музыканың сыйфаты бер баскычка күтәрелде. Җыр сүзләре буенча әйтә алмыйм, чөнки радиода беренче чиратта җырның музыкасы колакка керә.

Җырның сүзләре дә мәгънәле булырга тиеш, әлбәттә. Бу өлкән буын тамашачысы, тыңлаучысы өчен аеруча мөһим. Ә яшьләр музыкага игътибар итә. Без хәзер ди-джейларның да сөйләүләрен мөмкин кадәр киметтек, күбрәк музыка, лайт-версия тәкъдим итәбез. Радиостанция башны ял иттерергә, кешене арытмаска тиеш. Бүгеннең иң рейтинглы тапшыруларына килгәндә, алар - «Уян, татар» һәм «Музыкаль каймак».

«Хәерле иртә, Австралия» тапшыруында исә социаль проблемалар күтәрелә, дебатлар оештырыла. Яхшы контент эшләп, шәп идеялар булган тапшырулар уңышлы була. 24 августта Горький-Әмәт паркында радионың туган көнен билгеләп уздык. Атна уртасы булуына карамастан, концертка 30 мең тирәсе кеше җыелды. Шуларның 70 проценты 25-35 яшьлекләр иде. Бу безнең кебек дәүләти булмаган радиостанция өчен бик яхшы күрсәткеч. Төп максатыбызның берсе аудиторияне тота белү булса, икенчесе – радиостанцияне тәэмин итә торган реклама агентлыгының эше. Әгәр без начар контент күрсәтсәк, начар җырлар куйсак, тыңламасалар, радиостанцияне реклама белән тәэмин итеп тора алмас идек. Гел акча эшләүне дә максат итеп куярга кирәкми. Ә безнең хәзер, Аллага шөкер, алтын урталыкны табып эшлибез, дип әйтергә тулы җирлек бар.

– Динә, еш кына радиода яңгыраган җырларны начар сыйфатлы булуда гаеплиләр. Сез үзегез әлеге тәнкыйтьләргә ничек карыйсыз?

– Сүз дә юк, яңа, сыйфатлы, заманча җырлар булырга тиеш. Ләкин без 24 сәгать буена һаман шул ук биш-алты җырчының җырын әйләндерә алмыйбыз. Эфирга көненә 400дән артык җыр чыга! Төрле җырлар бар, әлбәттә. Ләкин: «Менә бу җыр яхшы, ә менә монысы начар», – дип кем генә кистереп, объектив бәя бирә ала икән соң? Сез әле безгә нинди җырлар алып килгәннәрен белмисез! Аларны да эфирга чыгарсак, үзебезнең дә, тыңлаучыларның да чәчләр үрә торыр иде. Җырларның сыйфатлары начар дисәләр дә, мөмкин кадәр иләктән иләргә тырышабыз.

http://shahrikazan.com/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 февраля 2018 в 12:47
    Празднование Курбан-Байрама в Казани в 1945г
  • 24 февраля 2018 в 11:08
    Выборы Динар Байтимиров
  • 24 февраля 2018 в 10:56
    Лариса Гузееваның кызы әнисенең куркыныч серен ача Акстриса һәм телевидения алып баручысы Лариса Гузееваның 16 яшьлек Ольга исемел кызы бар. Ул дизайнер булырга хыяллана.
    514
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 16:53
    Ләйсән Гыймаева яңалыгы белән уртаклаша Ләйсән Гыймаеваның өченчегә бәбәй көткәнен күбесе инде күптән сизеп алса да, җырчы бу көннәргә кадәр һаман сер бирмәде: «әйе» димәде, «юк» димәде.
    460
    0
    1
  • 22 февраля 2018 в 11:12
    Контрактчы Илнар ялга кайткан Бүген районыбыздан 95 егет Россиянең төрле төбәкләрендә хәрби бурычын үти. Егетләрнең күбесе Домодедово, Мытищи, Йошкар-Ола шәһәрләрендә хезмәт итә. Быел барлыгы 254 егет хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенә киләчәк.
    410
    0
    2
  • 23 февраля 2018 в 15:04
    Ике яклы кеше үзенә урын таба алмый Саба мәчетенә атна саен җомга намазына ике йөзләп кеше җыела икән. Җыйнак кына мәчеттә бер залга гына сыеша алмыйча, икенчесенә чыгалар. Шуңа күрә халык акчасына һәм оешмалар ярдәме белән яңасын сала башлаганнар. Мәчеткә йөрүчеләр арасында яшьләр дә күп. Дөрес, бу гамәлне аңлап кабул итүчеләр дә, хупламаучылар да бар.
    397
    0
    2
  • 24 февраля 2018 в 16:34
    Чаңгы буенча Саба муниципаль районы коллективлары арасында шәхси-команда ярышлары 23 февральдә Лесхоз бистәсендә чаңгы буенча Саба муниципаль районы коллективлары арасында шәхси-команда ярышлары узды.
    352
    0
    1
  • 23 февраля 2018 в 16:32
    22 яшьлек спортчы кызының үлемендә әнисе табибларны гаепли Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе рапирачы Татьяна Голосеева үлеменнән соң, кардиоүзәк табибларын тикшерә.
    352
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 14:05
    Концерт "Ә без кемнән ким әле?" 22 февраль конне Саба мэдэният йортында "Ә без кемнән ким әле?" дип исемлэнгэн концерт булды. Кич буе артистлар узләренең hөнәрләрен күрсәттеләр. Тамашаучылар hәр номерны көчле алкышларга күмделәр.
    319
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 11:11
    Ат җене кагылган Марат Дөньяның торган саен яңа яклары ачыла. Мин үзем, мәсәлән, бүген барлык яшьләр дә акчага, машинага мөкиббән дип белә идем. Саба районының таралып бетә язган Чәбки Хуҗа авылында ат фермасы салып куйган Марат Насыйбуллов белән якыннан танышкач, җанга ниндидер рәхәтлек өстәлгәндәй булды. Ачык йөзле, ачык фикерле бу егет янәшәсендә бер миңа гына түгел, бөтенесенә дә җиңелрәктер кебек тоелды.
    284
    0
    4