Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Әниләргә бүләк

Кичә ягъни 28 ноябрь көнне Туктар авылы клубында Әниләр көненә багышлап Саба аграр көллияте студентлары көче белән бик матур концерт булып узды.

Студентларның җыр-моңга, нәфис  сүз сөйләүгә, матур биюләргә булган осталыклары  барлык тамашачыларны да җәлеп  иткәндер. Көллиятнең үзендә  һәр көнне үткәрелеп килүче иртәнге  чыгышларының нәтиҗәсе монда ачык чагыла.  Һәр  номер зур әзерлек, тырышлык белән ясалганы күренеп тора. 70 – 80 елларда бик папуляр булган  җырларны башкару  өлкән буын тамашачылар өчен бигрәк тә якын икәнлеге күренә, чөнки залдан кушылып җырлап утыручылар моңа ачык дәлил. Студентларны җыйнап, оештырп алып килгән  Шәмсетдинов Рафаэль Раиф улының чыгышын да  халык бик җылы кабул итеп, рәхмәт  сүзләрен кат-кат җиткерделәр. Җырчылар Миннемуллин Ильяс, Салахова  Айсинә,Ганиева Ләйсирә,Исмагилова Диләрә, Миннемуллин Саматларның озын  һәм дәртле көйләрне җиренә җиткереп башкарулары күренеп тора.”Татар моңы” конкурсында катнаша калсалар  анда да призлы урыннарга  ирешергә мөмкин булыр иде. Гитара белән җырлаган Габдрахманов Руслан да кичәгә аерым төсмер кертеп җибәрде. Биюче кызларның дәртле биюләре залда утыручыларның йөрәкләрен үзләре белән көйгә басарга  этәрде. Концертны  алып  баручы  Артур Мусин  һәм  Гүзәлия Даминова   шигъри юлларны   интонация белән йөрәкләргә үтеп керерлек итеп укыдылар.

       Кыскасы  Туктар авылы халкы  концерттан бик канәгать калып аны оештыручыларга, студентларны автобус белән  йөртүгә ярдәм иткән авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллинга, шофер Наил Мусинга, көллият  җитәкчесе Закирҗан Миннемулла улы  Бикмөхәммәтовка, клуб мөдире Гүзәл һәм Илфар Мәүлетовларга  олы рәхмәтләрен  җиткерәләр. Рәхмәт Сезгә шушы чараны оештыручылыр, катнашучылар, коцертны карарга килүчеләр. Пәйгамбәребезнең туган көннәренә туры килгән  көннәрдә  шушы матур бәйрәмне оештыруга хезмәте кергән  һәркемгә  әҗер саваплары булсын дигән теләктә калабыз.

  Концертны  яратып караучы Гүзәлия Ганиева.

Фото http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев