Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Грушалы манник

Грушалы манник рецепты

Кирәк булачак: 1ст манный ярмасы, 1 ст он, 1 ст шикәр комы, 1 ст каймак, 125 г. май, 1 бал кашыгы сода, шикәр комы белән корица, грушалар.

Пешерү тәртибе: Иң элек, каймакка манный ярмасын салып, 30 минутка калдырып торабыз. Ярты сәгать вакыт үткәч, калган ингредиентларны салып камыр басабыз. Барысы да яхшы буталсын өчен, миксер куллансагыз да ярый.

Грушаны яхшылап юарга һәм кабыгыннан чистартырга кирәк булыр. Грушаны турыйбыз. Табада майны эретәбез, май янына шикәр комы белән корица (гадәттә кибеттә алар бер савытта сатыла) салабыз. Соңыннан грушаларны әлеге катнашмага салып җиңелчә генә пешереп алабыз.

Грушаларны бутап торырга онытмагыз. Шулай итеп, безнең грушалар карамельләнә.Алдан җылытып алган табаны көнбагыш мае белән майлыйбыз. Камырның яртысын табага бушатабыз. Камыр өстенә грушаның яртысын төзәбез. Аннары икенче кат камыр һәм тагын бер кат груша салына.

Манник 180 градус кызулыкта 1 сәгатьләп пешә.

https://vk.com/kizik_mizik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев