Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йоклап ятмагыз: ана капиталы озайтылды

Россия Президенты Владимир Путин балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең илкүләм стратегиясен гамәлгә ашыру буенча координацион совет утырышында ана капиталының 2021 елга кадәр озайтылуын хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез: ана капиталы 2018 ел ахырында бетәргә тиеш иде. Президент аны куллануның өстәмә мөмкинлекләрен дә карарга кушты. Моннан тыш ул социаль-демография өлкәсендә тагын берничә яңалык көтеләчәген әйтте, дип яза РИА Новости.

 

Ил җитәкчесе сүзләренчә, 2018 елдан Россиядә беренче бала өчен ай саен акчалата түләү каралган. Аның суммасы субъектларда каралган балалар яшәү минимумыннан чыгып билгеләнелә. Уртача алганда ул 10 523 сумны тәшкил итәчәк. Алдагы ике елда түләү якынча 300 сум тирәсе артачак.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев