Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мең рәхмәт» фестивале: уйландырды, моңландырды, биетте дә… [фото-видео]

28 ноябрьдә Уникста «Мең Рәхмәт» зур хәйрия фестивале узды. Татар эстрадасының иң танылган җырчылары, артистлары бер сәхнәдән чыгыш ясады. Хәйрия концерты Казан һосписына һәм популяр җырлар авторы, тумыштан инвалид Ирек Габдрахмановка ярдәм итү ниятеннән оештырылды.

3 сәгатьтән артык барган концерт тамашачыларны уйландырды да, моңландырды да. Фестиваль кысаларында хәйрия ярминкәсе дә оештырылган иде. Теләгән кеше китаплар, дисклар алып  хәйрия эшенә үз өлешен кертә алды. Ахырдан чыгыш ясаган Фирдүс Тямаев барлык тамашачыларны бергә бастырып биетте. Менә шундый күтәренке, ләкин шул ук вакытта килгән һәр кешенең күңелендә изге уйлар тудырып үтте фестиваль.

Әлеге үзенчәлекле чарадан видео-фотоларны сезгә дә тәкъдим итәбез:

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев