Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зариповны әле әзерләргә кирәк – Зиннәтулла Билалетдинов

«Ак Барс» хоккейчылары «Салават Юлаев» командасына каршы бүгенге уенга Данис Зариповтан башка гына чыгачак.

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Казанда Уфаның «Салават Юлаев» командасы белән очраша. Әлеге уенга әзерлек уңаеннан уздырылган көндезге күнегүләр вакытында төп составта Данис Зарипов күренмәде.

«Зариповка әзерләнергә кирәк әле. Бик яхшы булмаган хәлдә аны уйнатуның мәгънәсе юк. Ул имгәнергә мөмкин. Иң яхшысы – аны әзерләү», – диде бу уңайдан команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов.

Бу сезонда «Ак Барс» командасы «Салават Юлаев» белән икенче тапкыр очраша. Бер атна элек Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Уфада 5:0 исәбе белән уңышка ирешкән иде.

«Ул матчны оныттык инде, бүгенге уен катлаулы булачак. Көндәш команданың хәле бик үк әйбәт түгел. Шуңа да алар нәтиҗәгә ирешү өчен барын да эшләячәк», – диде баш тренер.

«Ак Барс» – «Салават Юлаев» матчы 19.00 сәгатьтә башлана. 

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев