Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән

Хроник авырулары булганлыктан, аларның хәлләре кискенләшә барган.

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы расланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алабуга районыннан 1934 елгы кеше коронавирус инфекциясе һәм икеяклы пневмония белән Алабуга үзәк район хастаханәсенә китерелә. Хроник авырулары булганлыктан, пациентның хәле кискенләшә бара. Дәвалау алып барылса да, үпкәләре ялкынсыну шактый көчәя барган. 17 июльдә пациент җан биргән.

Казанда яшәүче 1948 елгы хатын-кыз 18 июль көнне яңа коронавирус инфекциясенә шик белән Республика клиник хастаханәсенең йогышлы авырулар госпиталенә китерелә. Биредә икеяклы пневмониянең авыр формасы ачыклана. Моннан тыш, йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системаларының җитди хроник авырулары була. 27 июльдә пациент вафат була.

«Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомия экспертизасы нәтиҗәсендә ачыклана. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — диелә хәбәрдә. 

Фото: "Татар-информ" архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев