Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда кыйбатлы машинаның шартлаганы очраклы рәвештә ВИДЕОга эләккән

Гадәттән тыш хәл 15 июль көнне булган иде. Буада Вахитов урамындагы бер кибет яныннан ерак түгел урында "Ниссан" автомобиле "күккә очты". Беренче фаразлар буенча, машинада газ баллоннары булган. Шуларның берсе шартлаган, диләр.

Районның ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтеннән җиткерүләренчә, машина хуҗасы - 1961 елгы ир-атны хастаханәгә, хирургия бүлегенә салганнар.

Кыйбатлы машинаның шартлаганы очраклы рәвештә видеога эләккән, дип яза "Байрак".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X