Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда мәчет имамын үле хәлдә хәрәбәләр астыннан табалар

Узган җомгада өйлә намазыннан соң Кормаш авылы мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт мәхәллә халкын ташландык хәлдәге элеккеге колхоз җәйге терлек лагерында мәчет, мохтаҗлар ихтыяҗына төзелешкә кирәк-ярак, утын хәзерләү өмәсе игълан итә. Халык җыелганчы дип берүзе түбәсе ябык иске карданың терәкләрен кискәндә көтелмәгән хәл - ул кинәт ишелеп төшә һәм 66 яшьлек...

Узган җомгада өйлә намазыннан соң Кормаш авылы мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт мәхәллә халкын ташландык хәлдәге элеккеге колхоз җәйге терлек лагерында мәчет, мохтаҗлар ихтыяҗына төзелешкә кирәк-ярак, утын хәзерләү өмәсе игълан итә. Халык җыелганчы дип берүзе түбәсе ябык иске карданың терәкләрен кискәндә көтелмәгән хәл - ул кинәт ишелеп төшә һәм 66 яшьлек имам матча астында кала.

Вакыйга урыныннан ерак та булмаган авыл халкы аны хәрәбәләр астыннан табып алганда соң була инде - ул урында ук җан бирә, дип яза районның «Йолдыз» газетасы.

«Бик кече күңелле, ярдәмчел иде имамыбыз», диләр шушы авылда яшәүчеләр.»

«Мәрхүмнең рухы җәннәттә булсын, район дин тормышына ул үзеннән бик зур өлеш кертте. Апасның Җәмигъ мәчетен төзү һәм бизәүдә башлап йөрде. Ничә еллар элек төзелеп җайга кереп китә алмаган Кормаш авыл мәчетен төзекләндерү, яңартуда һәм халыкны хак дин юлына тарту, иманга кайтаруда зур көч куйды», ди имам-хатиб Рәшит һәм "Миргасыйм" мәчете имам-хатибы Рамазан хәзрәтләр. Мәрхүмнең җеназасына килгән Апас мәдрәсәсе җитәкчесе Шәһит хәзрәт, Әнәле мәчете имам-хатыйбы Мостафа хәзрәт һзм башкаларның да аның турында матур истәлекләре бар.

Рәшит хәзрәтнең Апаска кайтып төпләнгәнче Казан төзәтү дәүләт учреждениеләрендә сакчы, тәрбияче булып эшләгәнлеге мәгълүм.

«Үз акчасына бик күп фәкыйрьләргә, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә иманы кушканча ихластан булышты. Авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмнең», ди Кормаш мәхәлләсе халкы һәм аны яхшы белүчеләр. Алар Апас мөхтәсбәтенә Кормаш авыл мәчетенә аның исемен кушу буенча эш башларга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев