Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда реаль хезмәт хакы 12,4 процентка арткан

Агымдагы елның гыйнвар – июль айларында Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүчеләрнең (кече эшкуарлык субъектларын да кертеп) реаль хезмәт хакы узган елның шул чоры белән чагыштырганда 12,4 процентка арткан. Татарстанстат мәгълүматлары шуны раслый.

2023 елның гыйнвар-июль айларында айлык уртача номиналь хезмәт хакы, 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда 17,2 процентка артып, 58 525,3 сум тәшкил иткән.

Шул ук вакытта, июнь белән чагыштырганда татарстанлыларның июль аенда реаль хезмәт хакы 0,9 процентка арткан. Июльдә номиналь эш хакы июньгә караганда якынча 0,3 процентка үскән.

2023 елның беренче җиде ае нәтиҗәләре буенча кунакханә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы иң түбәне (35 712,4 сум, республикадагы уртача күрсәткечнең 61 проценты), ә файдалы казылмалар чыгару өлкәсендәгеләрнең эш хакы иң югарысы (93 431,3 сум, республикадагы уртача күрсәткечтән 59,6 процентка артыграк) булган.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Казанның хезмәт хакы күләме буенча Россиянең 30 шәһәре арасына керүе хакында хәбәр иткән иде. РФ Президенты Владимир Путин сентябрь аенда хезмәт хакларының үсеш темпларын киметмәүне таләп итте.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-real-xezmat-xaky-124-procentka-artkan-5877427

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев