Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ришвәтчелек киң таралган эшчәнлек өлкәләрен атадылар

Ришвәтчелектә күбрәк торак-коммуналь хуҗалыгы, мәгариф һәм медицина оешмасы хезмәткәрләре тотыла.

Торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф һәм медицина Татарстанда ришвәтчелек киң таралган өлкәләр дип табылды. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек бүлеге башлыгы Дмитрий Козлов әйтте.

Ул әйткәнчә, Татарстанда балалар бакчалары мөдирләре ришвәтчелектә берничә мәртәбә тотылган. Кагыйдә буларак, алар акча өчен баланы бакчага урнаштырырга вәгъдә итәләр.

«Күрәсең, хокук саклау органнары хезмәткәрләре күреп бетерми торган юллары бар», — диде Дмитрий Козлов.

Шулай ук университет укытучылары һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре дә ришвәтчелектә тотыла.

«Хәрби комиссариатларга килгәндә исә, аларда үз хезмәтләрен тәкъдим итә торган арадашчылар, төркемнәр эшли», — диде Козлов.  

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X